Үзәк китапханәдә "Яшәү яме" клубына йөрүчеләр өчен файдалы, күп мәгълүмат бирә торган чара узды. Бу "Активное долголетие" проекты кысаларында оештырылды. Чарага китапханә хезмәткәрләре тәҗрибәле белгечләр чакырдылар. Очрашуга чакырылган табибә сәламәтлекне саклау серләре турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде,истә тоту өчен киңәшләр язылган кәгазьләр таратты.Чарада катнашучылар белән әңгәмә, сорау – җавап эше оештырылды. Психолог олы яшьтә дә актив һәм шат күңелле булып калу серләре турында сөйләде, ә физкультура буенча белгечләр күнегүләр һәм дөрес сулыш алу гимнастикасы буенча мастер- класс уздырдылар. Чара кунакларына файдалы мәгълүматлар язылган буклетлар таратылды. Очрашу бик җылы атмосферада узды,катнашучыларга бай мәгьлүмат , яхшы кәеф бүләк итте.

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International