Район мәдәният йортында Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестрының (җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәхретдинова А.Л.) иҗат кичәсе узды. Концерт бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт даны елына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Чарада шулай ук «Күңелле балачак» вокаль ансамбле (җитәкчеләре - Ганиева А.И., Зиннәтуллина Р.Р.) ,«Мирас» гармунчылар һәм курайчылар ансамбле (җитәкчеләре - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнуллин Б.М., ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Харисов Р.Р.), аерым башкаручылар катнаштылар. Программага Г. Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, рус, татар халык көйләре, керәшен татарларының җырлары керде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында төзелгән һәм совет солдатының батырлыгына багышланган әсәрләр яңгырады. Аларны сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкарды. Быел оркестр Альмира Леонидовна җитәкчелегендә иҗат эшчәнлегенең биш еллыгын билгеләп үтә. Коллективны матур юбилее белән Арча муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы һәм «Арча балалар сәнгать мәктәбе» директоры Сабирова Гөлнара Барый кызы котлады. Оркестрны чын күңелебездән котлыйбыз! Репетицияләрдә бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, концертларда көчле алкышлар һәм яңа кызыклы репертуар телибез!

2026 елның 24 феврале, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International