Бүген Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары өчен Бөтендөнья наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Студентларга сәламәтлекләрен саклау һәм начар гадәтләрдән баш тартуга карата дискуссия оештырылды. Чарада махсус кунаклар буларак «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда Фәнис кызы һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза Мансур кызы катнашты. Аларның сөйләгән чыгышлары, файдалы киңәшләре, уздырган тренинглары нәтиҗәсендә чара бик файдалы булды. Сөйләшү ахырында студентларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан тематик китап күргәзмәсе белән таныштырылды.
2026 елның 17 марты, сишәмбе