Бүген Арча үзәк китапханәбездә “Туган авылым минем – Кәчем” дигән тарихи мәгълүматлар, борынгы нигезләр һәм нәсел шәҗәрәләре тупланган Фоат Дәүли улы Закировның “Кәче иле” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Тарихи кичәгә туган якның тарихы белән кызыксынган, авыл тарихларын барлап, китап итеп чыгарган авторлар, тарих укытучылары, Фоат Закировның нәсел җепләре тоташкан Балтач районыннан бер төркем туганнары, китапханәбезнең иң якын дуслары – китап укучылар катнашты. Чара башында кунакларга музыкаль сәлам тапшырылды. Китапханәче Фирдәвес Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихы” китабыннан Кәче авылы турында мәгълүмат белән таныштырды. “Кәче иле” китабы алты бүлектән тора. Һәр бүлеккә аерым тукталып, китап авторына сораулар бирелде, җаваплар алынды, китапханәчеләр тарафыннан китаптагы материаллар белән таныштырылды. Китапның 5 бүлеге “Нигезләр һәм шәҗәрәләр ни сөйли?”. Бу бүлеккә тукталганда, Балтач районыннан Гөлсем ханымның эчтәлекле, мәгънәле, нәселе белән горурланып сөйләгән чыгышы кичәгә аерым бер мәгънә өстәде. Аның котлавына бер төркем балтачлылар килеп кушылгач Закировлар нәселенең бердәм, ныклы, ышанычлы, хөрмәткә ия нәсел булуына тагын бер кат инандык. Гомумән, чара бик матур һәм файдалы узды. Киләчәккә авыл тарихлары язучылар өчен Фоат Дәүли улының “Кәче иле” китабы матур үрнәк булыр, китапханәбез киштәләре авыл китаплары тарихлары белән баер дип уйлыйбыз.

2026 елның 24 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International