Бүген китапханәдә «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасында булган яшьләре өчен кызыклы һәм иҗади эш оештырылды. Очрашу китапханәдәге яңа китаплар белән танышудан башланды. Әсәрләр турында фикер алышканнан соң, балалар иҗади процесска керештеләр. Төсле кәгазь һәм картоннан матур китап кыстыргычлары ясадылар. Хәзер алар кирәкле битне югалтмаска ярдәм итеп кенә калмаслар, бәлки, узган әдәби чаралардан ишетеп-белгән укыласы китаплар исемлеген язып куеп, яңа ачышларга илһамландырып, укучыларның үзенә күрә көндәлеге булып китәрләр. Бу очрашу барлык катнашучыларда җылы хатирәләр калдырды. Укыганнары турында фикер алышу һәм үз куллары белән ниндидер яңа әйбер булдыру теләге балаларны бергә туплады.

2026 елның 25 марты, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International