Бүген Үзәк китапханәдә татар әдәбиятының иң якты йолдызы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районындагы Г.Тукай исемен йөрткән уку йортлары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дигән тема астында библиобрейн-ринг уздырылды. Интеллектуаль уенда Арча педагогия көллиятеннән, Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән һәм Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән командалар көч сынашты. Аларның белемнәренә бәяне жюри билгеләде. Уен барышында укучылар 10 төрле бирем үтәп, төрле өлкәләрдә белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Катнашучылар Тукайның балачагы белән бәйле әсәрләреннән өзекләр, иҗатын өйрәнгән белгечләр һәм Г.Тукай портретын ясаган рәссамнарны тануга биремнәр чиштеләр. Шулай ук уенда бөек шагыйрнең әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне кулланып, җанлы картина ясап, Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү дә оештырылды. Капитаннар ярышында “әйе”, ”юк” җавабы белән Г.Тукайга бәйле кызыклы фактлар ачыкланды. Интиллектуаль уенда җанатарлар өчен дә биремнәр үтәлде. Гомумән, уен үз эченә Г.Тукай иҗатын төрле яклап ачуга, укучыларның белем дәрәҗәләрен чагыштыруга корылган иде. Чара ахырында жюри нәтиҗәләр белән таныштырды һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар белән бүләкләр тапшырылды.

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International