Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Хезмәтне саклау елы кысаларында Татарстан Профсоюзларында “Мәдәнияттә куркынычсызлык сәнгате” дигән тематика астында уздырылган КВИЗның Республикакүләм уен-викторинага кушылдылар. Арча үзәк китапханәсенә районның Мәдәният йорты, “Казан арты” тарих-этнография музее, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Үзәк китапханә вәкилләреннән тупланган командалар җыелды. Уздырылган чара мавыктыргыч ярыш форматында узды. Уенда катнашучылар хезмәтне саклауга кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Командаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү өчен жюри сайланды. Интелектуаль уенның һәр раундында команда әгъзалары белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм итеп, тәҗрибә уртаклаштылар. Чара ахырында уен нәтиҗәләре белән жюри таныштырды, командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. КВИЗ җылы һәм кунакчыл атмосферада узды. Иң мөһиме, катнашучылар яңа белемнәр алдылар, белгәннәрне искә төшерделәр. Бу катнашучыларга ныклы профессиональ белемнәргә ия булып, үз эшеңә җаваплылык белән караганда мәдәниятнең куркынычсыз өлкә булуын аңларга ярдәм итте. Шулай ук, уен җитди теманың кызыклы, заманча һәм илһамландыргыч чарага мөмкин бирүенә ачык мисал булды.

2026 елның 31 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International