Үзәк китапханәдә Арчаның 5 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Тормышта дөрес һөнәр сайлау» дигән темада чара уздырылды. Очрашуда өлкән сыйныф укучылары иң актуаль темаларның берсе булган – тормышта үз күңелеңә якын дөрес һөнәр сайлау, алда торган каршылыклар турында сөйләштеләр, файдалы мәглүматлар алдылар. Китапханәче чараны киләчәктә һөнәр сайлауның катлаулылыгы һәм җаваплылыгы турындагы әңгәмә белән башлады. Мәктәптән соң сайлаган юлның бөтен тормышка йогынты ясавын ассызыклады, укучыларны үзләренә, кызыксынуларына һәм сәләтләренә карап дөрес һөнәр сайларга чакырды. Очрашу кысаларында мәктәп укучылары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде, анда психология, үз-үзеңне үстерү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча китаплар тупланган иде. Укучылар үз кызыксынуларына ярдәм итәрдәй, хезмәт базарының заманча структурасын белүдә мүгълүмат бирердәй әдәбият белән таныштылар. Чараның практик өлешен белгечләр – «Мәрхәмәтлек үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Нуриева Резеда һәм социаль эшләр буенча белгеч Хисамова Роза Мансур кызы үткәрделәр. Алар психологик тренинг оештырдылар, анда укучылар үзләренең көчле якларын, кызыксынуларын һәм сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән күнегүләр башкардылар. Интерактив формада мәктәп укучылары үз теләкләрен анализларга, һөнәрләргә карата булган таләпләр белән таныштылар. Очрашу ачык диалог форматында узды, бу өлкән сыйныф укучыларына файдалы мәгълүмат кына түгел, ә борчыган сорауларына җаваплар табарга да ярдәм итте. Мондый очрашып аралашулар үсмерләргә киләчәктә дөрес профессия сайлау өчен бик файдалы.

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International