Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда «Пушкин картасы» проекты кысаларында якташ язучыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Феоктистованың «Город зилантов» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Укучылар язучының иҗаты белән генә танышып калмыйча, китапның язылу тарихы белән дә таныштылар. Китапханәче Олеся Михайловнаның иҗаты турында бай мәгълүмат бирде. Китап авторы үзенең иҗат юлы турында сөйләде, «Город зилантов» китабының туу тарихы, аның юлында очраган кыенлыклар һәм ачышлар белән уртаклашты. Чарада китапның сюжетына аерым игътибар бирелде: язучы балаларга гадәти булмаган дөньяны тудыруда нигез булган илһамландыргыч серләр һәм риваятьләр турында сөйләде. Очрашу кичәсе китап турында сөйләшү белән генә чикләнмәде. Олеся Михайловна иҗади лаборатория форматында лицей укучыларына, яшь язучыларга киңәшләрен бирде. Китап авторы иҗатта үз стилеңне табу, хаталардан курыкмаска өйрәнү, үз белемеңне күтәрү өстендә даими эшләргә кирәклекне ассызыклады. Бу очрашу укучыларга яңа белемнәр генә түгел, ә иҗат итәргә, хыялланырга, әдәби әсәрләр иҗат итәргә теләк уятты.

2026 елның 10 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International