3 апрель көнне Наласа балалар бакчасында "Кошлар - безнең дуслар" темасына күнелле чара оештырылды. Әлеге чараның максаты - балаларга кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күбрәк мәгълүмат бирү,кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Экологиягә кагылышлы мондый чарага Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашыт" табигый тыюлыгы белгечләре Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы, Хурамшина Талия Тәлгать кызы чакырылды. Бу чарага алдан ук әзерлек эшләре башланды. .Берсеннән - берсе матур сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырылды. Шушы темага карата стенд булдырылды. Тәрбиячеләр бу чараны бик күңелле һәм истә калырлык итеп оештырдылар. Балаларның барысы да актив катнашып , үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы пультлы виртуаль чынбарлык күзлеге белән таныштырды. Балалар виртуаль чынбарлык күзлегеннән файдаланып, экология буенча яңа мәгълүмат үзләштерделәр, кызыксынулары артты. Хурамшина Талия Тәлгать кызы , Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы үзләренең балаларга һәм балалар бакчасы коллективына матур, җылы теләкләрен җиткерделәр. Сыерчык оялары алып килгән балаларга грамоталар тапшырдылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәте дә югары бәяләнде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы килгән кунакларга олы рәхмәтен әйтте, эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге чара балалар һәм олылар күңелендә язгы яхшы кәеф тудырды! Катнашучылар саны -28
2026 елның 3 апреле, җомга