Татарстанда «ЭКОяз-2026»масштаблы экологик акция дәвам итә. Марафонның икенче атнасы хайваннар турында кайгыртуга багышланган һәм «Зоозабота»лозунгы астында уза. Тематик атнаның максаты-йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү , приютларга ярдәм итү, мәче һәм этләргә азык китерү. Безнең балалар бакчасында шулай ук йортсыз хайваннар өчен азык җыю буенча хәйрия акциясе дә узды.Балалар һәм аларның әти-әниләре,бакчабыз хезмәткәрләре бу акциядә актив катнаштылар. Без җыйган азыкны Татарстан Республикасы Балтач районының йортсыз хайваннар приютына җибәрәбез. Һәр балага һәм ата-анага акциядә катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бу мәчеләр һәм этләр өчен һәр җыйган азык— ризык кына түгел, ә аларны онытмау билгесе дә. Катнашучылар саны: 38 тәрбияләнүче

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International