Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. - Халыкара кошлар көне уңаеннан, Шекэ балалар бакчасында“Канатлы дусларыбыз” дигән исем астында кышлаучы hэм кучмэ кошлар турында энгэмэ үткәрелде. Әлеге чарада балалар белән кошлар иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадык. Безнең якларда кышлаучы һәм күчеп җылы якка китүче кошлар турында сөйләдек. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җавап бирергә тырыштылар.Сыерчыкларга оя ясадык,кошлар турында мэгьлуматлы видео карадык.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
2026 елның 1 апреле, чәршәмбе