Безнең балалар бакчасында "Экояз"республика конкурсы кысаларында экологик марафон дәвам итә. 3 нче атна "экологик илһам калейдоскобы» исеме астында уза. Бу атна- чын "Идеялар калейдоскобы". Без аны көн саен яңача әйләндерәбез һәм табигать турында кайгыртуның гаҗәеп төсләрен күрәбез. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар кулланудан чыккан,иске әйберләр дә , сәнгать әсәре була алуына инана, ә планета турында кайгырту — күңелле ,ызыклы һәм файдалы гамәл! 15нче апрель көнне ,балалар әти-әниләре белән бергәләп ,ташландык материаллардан көнкүрештә файдалы булырлык һәм бүлмәне бизәрлек “сәнгать әсәрләре “ ясадылар.

2026 елның 14 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International