Тиздән «Җиңү көне»бәйрәме. Без балалар белән икенчел чималдан эшләнмәләр ясарга булдык, алар бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап кына калмыйча, иҗади күнекмәләрне үстерергә дә ярдәм итәчәк. Моның өчен без эшкәртергә яки кабат кулланырга мөмкин булган материалларны сайладык:картон, пластмасс шешәләр, кәгазьләр, күбекле Пласт. Һәм матур эшләнмәләр: самолетлар, танклар ясадык. Мондый эшләнмәләр бәйрәмнең бизәге генә түгел, Бөек Җиңү истәлеген саклауның мөһимлеген искә төшерергә дә ярдәм итәчәк. Балаларга катнашулары һәм креатив идеяләре өчен рәхмәт белдерәбез!
2026 елның 15 апреле, чәршәмбе