#Экояз2026. 5 сыйныф укучылары өчен «Чүп-чарның әйләнә-тирә мохиткә тәэсире һәм материалларны кабат куллану» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты – планетабызны пычратучы чүп проблемасына игътибарны җәлеп итү . Әңгәмә барышында укучылар чүплекләр туфракка, суга һәм һавага төзәтеп булмаслык зыян китерүен белделәр. Ләкин балаларның үзләре өчен ясаган төп нәтиҗәсе – бу проблеманың чишелеше бар. Күп кенә чүп-чарларны файдалы итеп кабат кулланырга була. Балалар кирәксез әйберләргә «икенче тормыш» бирү юлларын эзләделәр. Теорияны практикада ныгыттылар: бишенче сыйныф укучылары чүп материалларыннан (пластик шешәләр, тартмалар, капкачлар һәм иске төргәкләрдән) гаҗәеп кул эшләре ясадылар, без ташларга гадәтләнгән әйберләрдән табигатьне саклап калып файдалы һәм матур әйберләр ясап булуын исбатладылар. Мондый дәрес балаларның фантазияләрен генә үстереп калмый, әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш та тәрбияли. Чөнки чүп белән көрәшүнең иң яхшы ысулы – аны барлыкка китермәү түгел, ә кирәкле әйберләргә әверелдерү!
2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе