«Эковесна-2026» Бөтенроссия акциясенең өченче атнасы башланып китте. Балалар икенчел чимал материалларын кулланып, чүпкә яңа тормыш бирделәр. Икенчел чималдан эшләнгән әйберләр ул- эшкәрткәннән соң кабат кулланылырга мөмкин булган әйберләр. Аларга инде кулланылышта булган, әмма үз үзлекләрен яки функциясен югалткан, әмма эшкәртү өчен яраклы материаллар керә. Икенчел чималдан уенчыклар ясау, эшенең кызыклы булуы, балаларда игътибар үсешенә ярдәм итә, аның тотрыклылыгы арта, ирекле игътибар формалаша. Бу хезмәттә һәрвакыт яңалык, иҗади эзләнү, тагын да камилерәк нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бар. Уенчыклар ясаганда балаларның уңай эмоциональ кәефе, хезмәттә аралашу шатлыгы, матур уенчык ясаганда кичергән ләззәт- гомуми үсеш өчен бик мөһим. Икенчел чималдан кул эшләре әзерләү- үсеп килүче буынны эстетик яктан тәрбияләүдә дә мөһим өлеше булып тора. Көндәлек тормышта төрле предметларга иҗади якын килүне үстерүдән тыш, бу эшчәнлек балаларны табигатьне сакларга өйрәтә, тирә-юньгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

2026 елның 17 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International