"ЭКОяз-2026" республика конкурсы кысаларында 13-19 апрель көннәрендә «Экологик тәрбия калейдоскобы» темасына башлангыч сыйныфлар укытучысы Нәбиуллина С.Р. «Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе»нең 3 сыйныф укучылары белән викторина сорауларына җавап биреп, үз куллары белән «Экологик калейдоскоп» стена газетасын чыгардылар. Викторинаның максатлары: - укучыларның игътибарын әйләнә - тирә мохит проблемаларына җәлеп итү; - тере организмнарның әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен күрсәтү; - Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; - танып белү һәм иҗади активлыкны үстерү. Эш барышында укучылар табигатькә сакчыл караш, аның торышы өчен җаваплылык һәм әйләнә-тирә дөньяга кыйммәтләр мөнәсәбәтенең үсеше турында сөйләделәр.

2026 елның 18 апреле, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International