Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Һәркем яшәгән төбәген матурларга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Бу көннәрдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп коллективлары агач утырту буенча өмәләрдә катнаша. "Экояз-2026" республикакүләм конкурс кысаларында "Әкият" төркеме балалары әти-әниләре белән берлектә авылда, үз йортлары тирәләрендә җимеш бирүче куаклар утырттылар.
2026 елның 20 апреле, дүшәмбе