«ЭкоЯз-2026» республика конкурсының «Табигать язмышы безнең кулларда» девизы астында узучы дүртенче атна кысаларында укучылар катнашында агач , җиләк-җимеш куаклары үсентеләре утырту оештырылды. Башта укучылар авылдагы чишмә территориясен тәртипкә китерделәр. Алар чүп-чарны, коры үләнне, яфракларны һәм ботакларны җыеп алдылар. Балалар белән әңгәмә барышында һәрберебез табигатьнең чисталыгын һәм тәртибен, үзебездән соң чүп-чар калдырмыйча, күзәтергә тиешлегебез ассызыкланды. Аннары чишмә янына яшь миләш агачлары утырттылар. Укучылар, утыртылган миләшләр үсеп китәрләр һәм берничә елдан чишмә территориясен бизәүче матур агачларга әверелерләр дип өметләнәләр.
2026 елның 20 апреле, дүшәмбе