Эко-яз-2026: 4 нче атна. Темабыз — «Табигать язмышы безнең кулларда». Без, кечкенәдән үк, җиргә, табигатькә карата сакчыл булырга өйрәнәбез. 3 нче сыйныф укучысы Каюмова Динә дә бу эшкә чын күңеленнән алынды. Ул үзенең кечкенә энесен дә әлеге акциягә кушылырга өндәде, алар бергәләшеп агач үсентеләре утырттылар. Без барыбыз да Динәгә һәм аның энесенә сокланабыз. Алар — безнең киләчәгебез һәм аларның бу гамәле башкаларны да битараф калдырмас дип ышанабыз. Бергәләп без авылыбызны яшелрәк, чистарак һәм матуррак итә алабыз.
2026 елның 21 апреле, сишәмбе