Бүген китапханәбездә Республикакүләм уздырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» әдәби-агарту акциясе кысаларында икенче этапка узган шигырь укучылар бәйгесе узды. “Тукай – мәңгелек!” дип аталган шигырь бәйгесендә катнашучылар ике төрле яшь үзенчәлегендә: 7 -13 яшькә һәм 14 -35 яшькә кадәр иделәр. Икенче этап җиңүчеләре Г.Тукай шигырьләрен жюри каршында сөйләп тагын бер тапкыр осталыкларын күрсәттеләр. Чара матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Кичә ахырында жюри бәйге нәтиҗәләре белән дә таныштырды, һәр катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгенең Абсолют җиңүчесе исеменә лаек булган “Гран-при” иясе Хәлфин Әнвәр мәркәзебез Казанда оештырылачак Г.Тукайның тормышы белән бәйле истәлекле урыннарга театраль-экскурсион маршрутлы “Адрес души. Тукай” дигән приз-чакыруга ия булачак. Катнашучыларга ихлас, матур чыгышлары өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алдагы бәйгеләрдә уңышлар, матур нәтиҗәләр телибез.
2026 елның 13 апреле, дүшәмбе