Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган тарихи-патриотик сәгать узды. Очрашу барышында китапханәче тарихның фаҗигале битләре турында сөйләде, тыныч халыкка карата кылынган кешелексез җинаятьләрне, совет кешеләренең батырлыгы, ныклыгы турында искә төшерде. Чара ахырында «Сроку давности не подлежит» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китаплар белән танышудан студентлар бу чорның тарихи вакыйгаларын тирәнрәк аңладылар, үткән вакыйгаларның киләчәк буыннар өчен никадәр мөһимлеген белделәр. Совет халкы геноциды корбаннары истәлеге – бу үткәннәргә хөрмәт кенә түгел, ә киләчәк өчен мөһим сабак та булып торуын аңладылар.
2026 елның 17 апреле, җомга