#Экояз2026 конкурсы дәвам итә. 5 нче сыйныф укучысы Камил Мөгыйнов «Табигатьнең язмышы безнең кулларда» дигән акциягә актив кушылды.Ул экологик проблемаларга битараф калмады, үз өлешен кертергә тырышты: өйләре янындагы бакчада берничә җимеш агачы утыртты. Хәзер яшь эколог аларның үсешен күзәтеп, кайгыртып торырга вәгъдә итә. Табигатьне саклау, аның байлыкларын арттыру — һәркемнең изге бурычы.
2026 елның 24 апреле, җомга