"Эко яз 26 " конкурсының "Табигать язмышы безнең кулларда исемле тема астында узучы акция дәвам итә.Бүген әлеге акциягә Иске Ашыт балалар бакчасыннан Фәйзрахманова Динә һәм Хәлиуллин Рәсүл дә кушылдылар.Алар дә тирә- юнебезне яшәртү эшенә үз өлешларен керттеләр,үзләре яши торган бакча кишәрлегенә җиләк- җимеш агачлары утырттылар.Безнең балаларыбызның тырышлыгы,яшьтән табигатькә якынаюлары эзсез югалмас,алар бу күркәм гадәтне дәвам итәрләр,башкаларны дә үз артларыннан ияртерләр дип ышанасы килә.Зур рәхмәт,сезгә кадерле балалар!
2026 елның 24 апреле, җомга