«ЭкоВесна2026» конкурсының дүртенче атнасы «Табигать язмышы безнең кулларда» дип атала.Мөндеш балалар бакчасы агачлар һәм җиләк-җимеш куаклары утыртуда актив катнаша. Акциянең максаты: җирне яшеллек белән бизәү генә түгел, балаларда кечкенәдән үк табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңлату. Җиргә кадерләп утыртылган һәр үсенте безнең кайгыртучанлыгыбыз һәм табигатьнең чәчәк атуына өметебезнең символы булып санала. Бу атна дәвамында шулай ук, бакча тирәсен чүп-чардан арындыру, балалар белән өмәгә чыгу кебек акцияләр уздырылды. Катнашучылар саны 24.

2026 елның 24 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International