Эко-яз-2026: 4 нче атна — «Табигать язмышы безнең кулларда» Безнең авылыбызда һәм республикабызда «Эко-яз-2026» акциясе дәвам итә. Быелгы чараларның дүртенче атнасы аеруча истә калырлык булды, чөнки ул «Табигать язмышы безнең кулларда» дигән тирән мәгънәле девиз астында узды. Бу сүзләр — һәрберебезгә мөрәҗәгать, чөнки киләчәк буыннарга чиста һәм яшел планета калдыру — безнең уртак бурычыбыз Бу атнада акциягә бик теләп һәм зур җаваплылык белән яшь буын вәкилләре кушылды. Аларның активлыгы, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Актив катнашучыларыбыз: Абыйлы-энеле Саляховлар — Булат һәм Ильмир. Алар үзләренең бердәмлеге һәм тырышлыгы белән аерылып торалар. Апалы-сеңелле Сабировалар — Ралинә һәм Гөлия. Кызларның табигатькә карата булган мәхәббәте һәр эштә чагыла. Насретдинов Айрат. Ул да бу изге эштән читтә калмады.

2026 елның 24 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International