МБМБУ «Арча 10 нчы номерлы балалар бакчасы» ның икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар"Табигать язмышы безнең кулларда" җимеш агачлары һәм куаклар утырту акциясендә актив катнашалар «Кеше эше белән, агач җимеше белән матур», дигән мәкаль нәкъ бу атнага туры килә. Балалар әти-әниләре белән берлектә агачлар һәм куаклар утырттылар. Агачның ни өчен хезмәт итүен, файдасы турында мәгълүмат алдылар, аларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Агачлар - җиребезне бизәүчеләр генә түгел, алар безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез дә. Чарада 22 бала катнашты. #ЭкоЯз2026

2026 елның 24 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International