Беренче номерлы балалар бакчасында "Экояз" айлыгы дәвам итә. Ай буе балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү юнәлешендә төрле чаралар үткәрелде. Шундый чараларның берсе - тирә-юньне яшелләндерү. Габделбариевлар , Хамидуллиннар гаиләсе бу эшләрдән читтә калмадылар. Балалар агач куакларын утырттылар. Менә аларның йөзләрендә бәхетле елмаю. Шулай булмый ни, алар бит бик файдалы эш эшләделәр. Тиздән алар утырткан агачлар яшел яфрак ярып, тирә-юньне тагын да матуррак итәр!
2026 елның 24 апреле, җомга