Яшел дулкынга кушылдык! 🌿 Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән садикка йөрүче нәни кызыбыз Мөслимә  агач утырту акциясендә катнашты. Кулларда — көрәкләр, күңелләрдә — күтәренке кәеф! ☀️Ни өчен бу мөһим? 🌱 Агачлар — безнең һавабызны чистарта. 🌱 Бу — безнең табигатькә кечкенә булса да, реаль ярдәмебез. 🌱 Бергәләп эшләү безне тагын да бердәмрәк итте.    Мәктәп янында  яшь үсентеләр утыртылды. Хәзер безнең мәктәп янында яңа «яшел дусларыбыз» бар. Аларның үсүен күзәтү һәм карап тору бик кызык булачак   Игелекле эшкә кушылган һәркемгә зур рәхмәт! Бергәләп без туган ягыбызны тагын да гүзәлрәк итәбез. Табигатьне саклау үз кулыбызда!

2026 елның 24 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International