ЭкоЯЗ 2026- Эковесна 2026 Бүген, 24 апрель көнне, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 4 нче «Б» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Ч.Х.Гыйләҗиева һәм директор киңәшчесе Л.Ф. Гарапшина белән берлектә игелекле эш башкардылар - лицей территориясендә алмагач утырттылар. Кеше агач утыртканда җир белән орына, табигать белән тоташа. Агач утыртуда катнашучы бала табигатьне аңларга һәм тоярга, барлык тереклекне кадерләргә, хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәнә һәм олыгайгач, урманнарны кисмәячәк, хайваннарны үтермәячәк, һаваны һәм суны агуламаячак. Ул кулланучы түгел, ә иҗатчы булачак. Ул җимерүче түгел, ә барлыкка китерүче булачак.
2026 елның 24 апреле, җомга