Арча шәһәре 11 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр төркеме балалары "Табигать язмышы безнең кулларда" дип исемләнгән җимеш агачлары һәм куаклар утырту акциясендә катнаша. Кеше эше белән, агач җимеше белән матур, дигән мәкаль нәкъ бу атнага туры килә. Балалар әти-әниләре белән берлектә агачлар һәм куаклар утырттылар. Агачның ни өчен хезмәт итүен, файдасы турында мәгълүмат алдылар, аларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Агачлар - җиребезне бизәүчеләр генә түгел, алар безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез дә.
2026 елның 24 апреле, җомга