Татарстанда “Экояз-2026” экологик акциясе дәвам итә. 5 нче атнасы “Тынычлык.Хезмәт.Май” исеме астында уза(балалар бакчасы һәм йорт тирәләрен чистарту,төзекләндерү). Бу атнада Орнашбаш балалар бакчасында тәрбияләнүче Исмагилова Ясминә белән Галиев Данияр да бу акциягә кушылдылар.Алар әти-әниләре белән бергә йорт тирәләрен чүптән чистарттылар. Тәрбиячеләре белән бергә балалар бакчасы тирәсендә эшләделәр. Табигатьнең матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора!
2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе