#ЭКОЯЗ-2026 республикакүләм бәйгесенең бишенче атнасы бара. Безнең балалалар бакчасынының төп максаты - балалар, ата-аналар катнашында йорт яны территорияләрен төзекләндерү, май бәйрәмнәре кысаларында бакчаларны һәм ишегалларын җыештыру булып тора. 30 апрельдә Арча 8нче балалар бакчасының 1нче уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче 28 бала да бу акциягә бик теләп кушылды: алар тәрбиячеләр белән балалар бакчасында үз төркемнәренең уен мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр. Бердәм хезмәт җимешләре барысын да шатландырды.
2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе