Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, хезмәткәрләр һәм ата-аналар «ЭкоВесна 2026» кысаларында узган «Тынычлык, хезмәт, май» акциясенә кушылды. Бу атнаны барысы да үз ишегалларын җыештырырга чыкты: чүп-чар җыйдылар, чәчәклкләр һәм уен мәйданчыкларын тәртипкә китерделәр. Бердәм тырышлык белән ишегаллары тагын да чистарып, ямьләнеп калды. Мондый чаралар безнең йортларны матурлап кына калмый, балаларда чисталыкка өйрәтә, күмәк эшләү, гаилә белән бергә вакыт үткәрү теләге тәрбияли.

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International