МБМБУ «Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы» хезмәткәрләре территорияне һәм үзләренә беркетелгән объектларны җыештыруга чыктылар. Балалар да тәрбиячеләрдән калышмый — себерке-тырмаларга үреләләр! Дус тырыш эш иртән-иртүк башланып китте: өлкәннәр юлларны тәртипкә китереп, клумбаларны яңартканда, нәни ярдәмчеләр коры үлән һәм яфракларны тырышып җыйдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мондый шимбә өмәсе — ул хезмәт кенә түгел, ә табигатькә һәм туган якка мәхәббәтне өйрәтүче чын дәрес. Чиста уен мәйданчыкларына һәм пөхтә газоннарга карап, һәр катнашучы уртак эшкә үз өлешен кертүе белән горурлана. Чисталык эстафетасы дәвам итә! Балалар бакчасы коллективы үз үрнәгендә барлык Арча халкына мөрәҗәгать итә: читтә калмагыз һәм май аен соклангыч, чиста шәһәрдә каршы алыгыз. «Экояз» — ул һәрберебез тирә-юньне яхшырак итә ала торган вакыт. Өмәдә 16 бала һәм 14 бакча хезмәткәрләре катнашты. #ЭкоЯз2026
2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе