"Безнең йорт тирәсендәге чисталык һәм тәртип – безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз!» «Экояз - 2026» республика конкурсы кысаларында 30 апрель көнне Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән үзләренең йорт яны участокларында эшләделәр. Ата-аналар белән бергә эшләп, балалар кечкенәдән әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга, чисталык һәм тәртипнең мөһимлеген аңларга өйрәнәләр. Безнең йорт тирәсендәге чисталык-безнең уртак кайгыртучанлыгыбыз! 10 кеше катнашты.
2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе