Түбән Мәтәскә балалар бакчасында балалар белән "Үсентеләр өчен чәчәкләр орлыклары чәчү"дип исемләнгән хезмәт эшчәнлеге узды. Шөгыль барышында тәрбияче балалар белән "Чәчәкләрнең тылсымлы дөньясы" дигән әңгәмә үткәрде, аннары орлыкларны карадылар һәм аларның төсе һәм формасы буенча төрле булуларын, ә үсү өчен су, яктылык һәм җылылык кирәклеген ачыкладылар. Бу процесста балалар орлыкларны чәчү ысулы белән таныштылар. Аннары тәрбияче балалар белән бергә чәчәк үсентеләренә орлыклар чәчте. Киләчәктә балалар үсентеләрне кызыксынып күзәтәчәкләр һәм үсентеләрне карап торачаклар.
2026 елның 4 мае, дүшәмбе