Татарстанда «Эковесна»конкурсының яңа этабы башланды. "Безнең Геройлар янәшәдә яши «дип аталган бу атна Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә багышланган. Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе коллективы һәм укучылары Сикертән авылында урнашкан Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган һәйкәл тирәсен чүпләрдән чистарттылар һәм түктеләр,тәртип урнаштырдылар. Болар барысы да башларыбыз өстендә тыныч күк йөзен саклап калучыларга хөрмәт булып тора.
2026 елның 4 мае, дүшәмбе