Носы төп мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлегенә һәрвакыт аерым хөрмәт белән карыйлар. Күптән түгел мәктәп хезмәткәрләре изге акциядә — Ватанны саклаучылар җирләнгән зиратны җыештыруда катнаштылар. Бу көнне мәктәп хезмәткәрләре каберләрне тәртипкә китерделәр, ауган агачларны кистеләр, яфракларны һәм чүп-чарны җыйдылар. Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләргә рәхмәт белдерү өчен, һәркем үз өлешен кертергә тырышты #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
2026 елның 4 мае, дүшәмбе