Геройлар — безнең арада! «Эко-Яз»ның 6 нчы атнасын башлыйбыз! Татарстанда «Эко-Яз» республика конкурсы дәвам итә. Бөтенроссия «Ватанны саклаучылар елы» һәм Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, 6 нчы атна «Безнең Геройлар янәшәдә яши» номинациясенә багышланды. Номинациянең төп максаты — геройларыбызга игътибар күрсәтү һәм аларның ишегалларын, тирә-юньне җыештырып, яшелләндереп, игелекле эшләр башкару. Бүген укучыларыбыз һәйкәл янында булып, андагы чүп-чарны җыештырдылар, себерделәр. Бу — буыннар арасындагы какшамас бәйләнешнең һәм безнең геройларыбызга булган тирән хөрмәтебезнең билгесе. Геройлар — алар киноларда гына түгел, алар безнең күршедә, безнең урамда яшиләр. Бу атнада без игътибарыбызны Ватанны саклаучыларга, ветераннарга һәм аларның якыннарына юнәлтик.
2026 елның 4 мае, дүшәмбе