Татарстанда «Эковесна-2026» республика конкурсының бишенче атнасы бара. Төп максат - балалар, ата-аналар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында йорт яны территорияләрен төзекләндерү, май бәйрәмнәре кысаларында бакчаларны һәм ишегалларын җыештыру. 6 нчы сыйныф укучылары Г. Айзат, С. Зәмирә, А. Гөлфинә, Н. Әминә, М. Чулпан, С. Самат, З. Зәринә, З. Ильяр үз территорияләрен җыештыруда актив катнаштылар.

2026 елның 4 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International