9 май, Җиңү көне  якынлашканда,  8 нче май көнне Мөндеш балалар бакчасы  Бөек  Ватан сугышы чоры баласы 88 яшьлек Хәбибуллина Рауза Әблимәгъҗан кызы һәм аның кызы Гөлнур ханым белән очрашуга барганнар. Тормышта төрле хәлләрне күргән, ләкин сынмаган, сыгылмаган  Рауза апа. Балалар аңа матур теләкләр теләгән, бәйрәм белән котлаганнар. Шулай ук керләрен җыеп, ишек алларын җыештырып, бакча гөлләрен утыртуда ярдәм итеп кайтканнар. Хәбибуллиннар үз чиратында рәхмәт укып, тәм-томнар белән сыйлаганнар. Без ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз. Әлеге чарада 24 кеше катнашты.  #Эковесна  #Экояз2026  #ГодЕдинстваНародов  #ГодДоблестиРТ

2026 елның 8 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International