Арча шәһәре 11нче номерлы балалар бакчасында «Эковесна 2026» акциясенең 6 нчы атнасы «Безнең Геройлар янәшәдә» исеме астында үтте. Быел игътибар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хезмәт ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлтелгән. Атнаның бурычы — геройларыбыз яшәгән территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту. Балалар тәрбиячеләр һәм әти-әниләр белән бергә ветераннарның ишегалларын җыештырдылар, чәчәкләр утырттылар, мәйданчыкларны бизәделәр. Шулай итеп ветераннарның тормышын уңайлырак һәм ямьлерәк иттеләр. Бу — табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү белән бер рәттән, ветераннарыбызга карата хөрмәт һәм рәхмәт билгесе. «Безнең Геройлар янәшәдә яши!» — аларга ярдәм итү һәм игътибар күрсәтү — һәр баланың изге бурычы.

2026 елның 8 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International