Өчиле төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары өчен экология дәресе үткәрелде. Балаларга табигатьне ничек сакларга һәм төсле чүп контейнерларын ничек дөрес кулланырга икәнен аңлаттылар. Укучыларга пластикның төрләре, аның әйләнә-тирә мохиткә зыяны һәм табигатьне чиста тотуда һәр кешенең роле турында сөйләделәр. Моннан тыш, балалар чүп мәйданчыкларында төсле контейнерларның билгеләнеше турында белделәр.

2026 елның 15 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International