Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы “Эковесна – 2026” экологик акциясенең 7нче атнасына кушылдылар. Группаларда макулатура җыю буенча эш башланды: балалар әти-әниләре белән бергә иске китаплар, журналлар, кәгазь алып килделәр.Балалар хәзер 100 кг кәгазьнең бер агачны коткаруын белделәр. Һәрбер җыелган кәгазь бите – табигатькә карата игътибарны күрсәтә. Барлыгы 45 бала катнашты. Әлеге акциядә катнашкан әти-әниләргә дә зур рәхмәт!

2026 елның 15 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International