ЭКОяз 2026: җиденче атна — "Без аерым җыем өчен". Тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акция-ул экологик тәрбия һәм традицияләр формалаштыру гына түгел, ә киләчәгебез өчен мөһим адым да. Балалар бакчасында макулатура җыю-бик яхшы инициатива, ул балаларга экологик тәрбия биреп кенә калмый, ә аларга мәхәббәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплылык хисе дә сеңдерә. Күпербаш балалар бакчасында тәрбияләнүче 13 бала да "Без аерым җыем өчен"акциясендә катнашты Балалар көнкүрештә калдыкларны дөрес сортларга аерып, кәгазь һәм картонны, пыяланы һәм пластмассаны аерым җыеп алсаң, күп нәрсәне экологиягә зыян түгел, ә кешеләргә файдага икенче тапкыр кулланырга мөмкин икәнен, уен форматында чималны ничек дөрес җыярга һәм тапшырырга икәнен белделәр. Бу акция-әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү юлында кечкенә баскыч. #эковесна2026 #МинекологияРТ #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ

2026 елның 15 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International