Арчаның 5 нче балалар бакчасының зурлар төркемендә бүгенге көн тузганак чәчәгенә багышланган иде. Хәтта иң гади үсемлек тә игътибарга лаеклы. Балалар көн дәвамында чәчәкнең төзелешен лупа аша карадылар, тузганакның ни өчен башта сары, ә аннары ак булуын белделәр.Салфеткалардан үз куллары белән матур , күпереп торган тузганаклар ясадылар .Сабыйларның “тузганаклы” көне кызыклы үтте.

2026 елның 15 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International