Һәркемгә мәгълүм: су-ул тереклек . Арчаның 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары бу атнаны чишмәләр, сулыклар чистартуга багышладылар . Балалар әти-әниләре белән бергәләп берничә инешне , яр буйларын чистарттылар...Әңгәмәләр һәм танып-белү дәресләре вакытында балалар инешнең чишмәдән башланып , зур елгада тәмамлануын белделәр. Димәк, су янындагы кечкенә генә чүп тә бервакыт еракка йөзеп китеп, зур суга зыян китерергә мөмкин. Әйдәгез планетабызның зәңгәр артерияләрен бергәләп саклыйк!

2026 елның 18 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International