"ЭкоЯз" республика конкурсының соңгы 8 атнасы башланды. Бу җиде көндә без елгалар һәм күлләр турында кайгыртырга тәкъдим итәбез. "Чиста су" конкурсының 8 атнасы 20 майда билгеләп үтелә торган Идел көненә туры килә. Дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән безнең сусаклагычлар, елгалар һәм чишмәләр ярларын чистарту буенча субботникларга чыгыгыз. Беренче булып безнең балалар бакчасынын"Йолдызчык " уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналар кушылды.
2026 елның 18 мае, дүшәмбе