«ЭКОЯЗ2026»ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы башланып китте. Наласа балалар бакчасының кечкенәләр төркеменнән: Төхфәтуллин Йосыф, Галиуллин Әмирхан, Насибуллина Эмилия, Закиров Аяз әлеге акциядә бик теләп катнашканнар. Алар сулык ярларын чүп-чардан чистартуга игътибарларын юнәлткән. Чиста ярлар-сәламәт сулыклар, димәк, саф һава да, хайваннар да, барыбыз өчен дә шатлык. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк!

2026 елның 18 мае, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International